Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия раввины Ленин җәсәден җирләргә өнди
Мавзолейны җимерергә кирәк түгел, дигән фикердә Берл Лазар.
(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия раввины Берл Лазар революциянең 100 еллыгы алдыннан, Ленин белән Сталин илне канга күмде, дип, Ленинның җәсәден җирләргә, мавзолейны музей итеп җиһазларга өнди, диелә “Интерфакс” агентлыгы хәбәрендә.
"Ленин җәсәде җирләнергә, ә Кремль диварлары янындагы зират каберләре башка зиратларга күчерелергә тиеш. Моның шулай булырга тиешлеген барлык дин тарафдарлары яклый. Ленин мавзолее мәсьәләсендә болай дип уйлыйм: аны җимерергә кирәк түгел – бина Кызыл мәйдан ансамбленә ярашлы, мавзолейда совет чорына багышланган музей оештырсаң отышлы булыр иде”, - дигән ул "Интерфакс"ка.
Берл Лазар Ленин белән Сталинга бәяләмә биреп, тегесе дә, монысы да – “илне канга батырган һәм Аллага ышануны изгеләштерелгән юлбашчылар культына алмаштырырга омтылган кешеләр” дип атаган. Тарихның совет чоры минем өчен – караңгы вакыт, чөнки большевиклар үз максатларына “көчләү аша барган, Сталин вакытында апогейга ирешкән”, дигән Россия раввины. СССРны искә алып яхшы яклары турында сөйләү режим бәрабәренә түгел, ә шуңа да карамастан булган, дип саный ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз