news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия ралли-рейдлар чемпионатының икенче этабында Андрей Каргинов экипажы җиңде

"КАМАЗ-мастер" экипажлары ярышларның йөк машиналары зачетында 3 беренче урын яулады.

(Чаллы, 17 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Лилия Фәттахова).  Әстерхан өлкәсендә үткән "Каһан алтыны-2018" Россия ралли-рейдлар чемпионатының икенче этабы "КАМАЗ-мастер" командасындагы Андрей Каргинов экипажының җиңүе белән төгәлләнде, дип яза җирле басма.

Чемпионатның өченче көне комнар һәм калкулыклары, көтелмәгән чатлары һәм борылышлары булган дала юллары белән истә калды. Камазлылар өчен мондый юллар зур сюрпризлар китермәсә дә, Эдуард Николаев автомобилендә ягулык трубкасының тишелүе кебек күңелсезлеккә юлыктырды. Югалган вакыт экипажны лидерлыктан мәхрүм итте. Шулай да гомүмкоманда нәтиҗәсе сөенечле: "КАМАЗ-мастер" экипажлары ярышларның йөк машиналары зачетында 3 беренче урын яулады. Ә абсолют зачетта камазлыларны бары тик джип категориясендәге Борис Гадасин гына уза алды. Узышларның җиңүчесе Андрей Каргинов экипажы, икенче урында Эдуард Николаев, өченче урын – Дмитрий Сотников экипажында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100