Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Рәссамнар берлегенең Казан бүлегендә “Җиңү солдатлары” күргәзмәсе ачылды
22 июньгә кадәр һәркем 45нче балалар китапханәсе музеена гаилә архивыннан Бөек Ватан сугышы чоры фоторәсемнәре һәм мәгълүмат алып килә ала.
(Казан, 9 май, “Татар-информ”). Россия Рәссамнар берлегенең Казан бүлеге Җиңү бәйрәмен “Җиңү солдатлары” күргәзмәсе белән билгеләп үтте. Рәссамнар үзләренең җиңүче солдатларга багышланган рәсемнәрен 45нче балалар китапханәсендә урнашкан музейда тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
45нче балалар китапханәсе музеенда күргәзмә ачылу тантанасында Туган ил һәм Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләре белән Казан шагыйрьләре чыгыш ясады. Картиналар арасында Николай Хомутов, Натан Солодухо, Лада Аюдаг, Әсгать Макраев, Ирина Краснова-Волгина, Гөлчәчәк Әхмәтсалихова, Андрей Сутин, Татьяна Гнездилова, Вероника Мозаффарова эшләре бар.
Бирегә килүчеләр өчен “Җиңү бәйрәменә” исемле балалар рәсемнәре күргәзмәсе дә кызыклы булды. Әлеге рәсемнәрне балалар-яшүсмерләрнең “Простор” туристлык һәм туган якны өйрәнү йортының сәнгать студиясенә йөрүче укучылар ясаган. Профессиональ рәссамнардан торган жюри иң оста рәсем ясаучы балаларны билгеләде.
Күргәзмә һәм музей эше 22нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Ул пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә сәгать 11 дән 17.00 сәгатькә кадәр эшли. Теләгән һәркем бирегә Бөек Ватан сугышы вакытындагы үз гаиләсе тарихына кагылышлы фоторәсемнәр һәм мәгълүмат та алып килә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз