Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Рәссамнар берлеге Суриков институтының Казандагы филиалы эшен яңартуны сорый
Белгечләр фикеренчә, югары сынлы сәнгать мәктәбе булмаганга, республикада яшь рәссамнар бөтенләй юк диярлек.
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан төбәк бүлеге В.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтының Казандагы филиалы эшен яңартуны сорый. Якын көннәрдә оешма Татарстан территориясендә сынлы сәнгать өлкәсендә югары белем алу өчен база булдыру мөмкинлеге турында хат юлларга ниятли. Бу хакта "Татар-информ" корреспондентына Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Илнур Сираҗиев хәбәр итте.
2008 елдан Казан сәнгать мәктәбе бинасында урнашкан Суриков институтының Казандагы филиалы вузның гыйльми советы карары белән 2017 елның 5 декабрендә ябылды. Сәбәбе – бинаны тотуның рентабельле булмавы. Әле 2013 елда ук финанслаудагы проблемалар аркасында филиалга студентлар җыю тукталган иде. Шуннан соң иң соңыннан тупланган төркем - 19 студент Мәскәүдәге төп вузда укуын дәвам итте. Филиал урнашкан бина Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы карамагында калды. Белгечләр фикеренчә, югары сынлы сәнгать мәктәбе булмавы аркасында республикада яшь рәссамнар бөтенләй юк диярлек.

«Татарстанда, аеруча Казанда һәм Чаллыда сәнгать уку йортлары, галереялар, бай фондлар бар, Рәссамнар берлекләре эшли, шуңа да карамастан, «яшь рәссамнар армиясен» күрмибез диярлек», - дип ачынып сөйләде сәнгать белгече, ТР Фәннәр академиясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ольга Улемнова.

Суриков институтының филиалы ябылгач, Казан училище тәмамлаган күп кенә талатнлы студентлардан мәхрүм калды. Алар, СССР вакытындагы кебек үк, Казанда үз киләчәген күрми һәм Мәскәү, Санкт-Петербургка укырга китә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз