news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президентының Яңа ел ялына планы турында матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сөйләгән

Матбугат сәркатибе Россия Президентының бәйрәм табынында нинди ризыклар булачак, дигән сорауга җавап бирә алмаган.

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин Яңа ел бәйрәмнәрендә тулы тугыз көнне дә ял итмәячәк, ничек кенә булмасын, ул эшләячәк, буш вакыт булганда, бәлки, спорт белән шөгыльләнәчәк, – дип журналистларга сөйләде ил башының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков, дип яза “Интерфакс”.

Матбугат сәркатибе Россия Президентының бәйрәм табынында нинди ризыклар булачак, дигән сорауга җавап бирә алмаган, бары тик: “Владимир Путин ашауга килгәндә гади кеше, сәламәт ризыкка өстенлек бирә”, – дип искәрткән. Калганы турында, Дмитрий Песков: “Бу – Президентның шәхси тормышы, анда кысылырга кирәкмидер”, – дигән.

news_right_1
news_right_2
news_bot