news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президентының Идел буендагы вәкиле Игорь Комаров беренче тапкыр Татарстанга килә

Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның сентябрь аенда Игорь Комаровны Идел буе федераль округында үзенең вәкиле итеп билгеләде.

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). Россия Президентының Идел буе федераль округының Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров сишәмбе көнне Татарстанга ике көнлек эш сәфәре белән килә. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Игорь Комаров республиканың зур предприятиеләрен, махсус икътисади зоналарында булачак, илкүләм һәм стратегик мәсьәләләр турында киңәшмә уздырачак. 

“Беренче көнне Игорь Комаров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә Чаллы шәһәрендә эшләячәк, “КАМАЗ”, “Алабуга”махсус икътисади зонасын, “Мастер” Кама индустриаль паркын һәм югары технологияләр “ИТ-парк” технопаркын караячак”, — диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Сишәмбе көнне вәкил Казанда “Россия Федерациясенең 2024 елга кадәрге илкүләм максатлары һәм стратегик мәсьәләләр үсеше”  турында Россия Президенты указы төп нигезләмәләрен тормышка ашыруда төбәкләрдә эшне оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырачак.

Шулай ук Игорь Комаров “Иннополис” махсус икътисади зонасы эшчәнлеге белән танышачак, “Ана һәм Бала” медицина үзәгендә һәм башка объектларда булачак.

  • Россия Президенты Владимир Путин 2018 елның 7 сентябрендә Игорь Комаровны Идел буе федераль округында үзенең вәкиле итеп билгеләде. Аңа кадәр Комаров Россия фән һәм югары белем бирү министры урынбасары вазифасын биләгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot