Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Президентына кандидат – Владимир Путин өчен Казанда имза җыю башланды
Россия Президенты вазифасына кандидат - Владимир Путин өчен теләктәшлек белдерү йөзеннән, 23 декабрьдән башлап Татарстан Республикасында имза җыю башланды. Имза җыю урыннары Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзән сәүдә үзәкләрендә оештырылган. Чара 2024 елның гыйнвар уртасына кадәр дәвам итә. Шундый нокталарның берсе – «Парк Хаус» сәүдә үзәгенә бүген депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм блогерлар имза куйды.
Волонтерлар әйтүенчә, Владимир Путинга теләктәшлек белдерү өчен паспорт һәм 5 минут буш вакыт кирәк. «Татарстан территориясендә теркәлгән балигъ булган яшьтәге гражданнар сәүдә үзәкләрендәге нокталарга килеп, теләктәшлек белдереп, имза куя ала. Берничә көн элек «Татарстан Республикасы армиясе, авиациясе һәм флотына ярдәм итү ирекле җәмгыяте» (ДОСААФ) төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсендә Владимир Путинның төбәк сайлау штабы ачылды. Анда гражданнар мөрәҗәгать һәм тәкъдимнәрен кабул итү бүлмәсендә тапшыра алачак, эш режимы – сишәмбе-шимбә 12.00-22.00 сәгатьтә», - диде алар «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Россия Президенты вазифасына имза җыю кампаниясе башланганын белгәч, катнашырга булдым. Минемчә, Владимир Владимирович – көчле лидер. Мәдәният өлкәсендә күп еллар эшләгән кеше буларак, шуны әйтә алам: ул мәдәният өлкәсе өчен зур хезмәт куя. Шуңа күрә үземнең тавышымны аның өчен бирмәкче булам. Башка лидерны күз алдына да китерә алмыйм», - диде Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе директоры Ирина Мөхәммәтгәрәева.
Казан шәһәр Думасы депутаты, «Все для детей» мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләрнең автономияле коммерцияле булмаган хәйрия оешмасын оештыручы Дәлия Гайнанова Владимир Путинны хөрмәт итүен әйтте. «Мөмкинлеге чикле булган кешеләр өчен зур эш башкара. Миңа калса, ул безнең бердәнбер лидер. Аның өчен теләктәшлек белдереп, имза кую – Владимир Путинның эшчәнлегенә рәхмәт әйтү. Без аның тәкъдимнәрен, идеяләрен хуплыйбыз», - диде ул.
«Владимир Путин – безнең лидер, проблемаларны хәл итә белә, әйткән сүзендә тора. Фикере буенча да лидер, үз эшенең остасы. Үз фикереңне белдерер өчен, илнең лидерын сайлар өчен, сайлауларда катнашырга кирәк», - диде Казан шәһәр Думасы депутаты Марсель Шәрапов.
Казанда яшәүче Елена Аристова да Владимир Путин өчен имзасын куярга килгән. «Россия Президенты вазифасына кандидат - Владимир Путин өчен теләктәшлек белдереп, имза җыя башлаганнарын ишеткәч, кушылырга булдым. Миңа Владимир Путинның позициясе ошый. Соңгы елларда ул яшьләр белән бик күп очрашуларда була, киләчәкне яшьләрдә күрә. Аларның фикеренә колак сала. Мондый нокталарның булуы бик җайлы, кешеләр дә бик күп килә. Һәр кеше Россия Президенты сайлауларын аңлы рәвештә кабул итәргә тиеш, чөнки ул – зур вакыйга. Сайлауларга килеп, кеше үз позициясен белдерә, илнең лидерын сайлый», - диде ул.
«Шәп блогер» мәктәбеннән бер төркем блогерлар – Олеся Дмитриева, Илнар Идрисов, Лиана Федорова да имза җыю кампаниясенә кушылды.
«Без, яшьләр, һәрвакыт үсештә. Үсеш өчен безнең илдә бик күп мөмкинлекләр тудырылган. Блогерлык юнәлешен алсак та, һәрчак төрле чаралар, бәйгеләр булып тора. Мәсәлән, күптән түгел «Шәп» Татарстан блогерлары фестивалендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен интернет челтәрендә популярлаштыру буенча республика конкурсы булды. Без анда җиңү яуладык. Бу үзенә күрә яшьләр өчен теләктәшлек белдерү булып тора. Җитәкчеләргә яшьләр өчен шундый чаралар оештырганнарына рәхмәтлебез», - диде «Шәп блогер» мәктәбеннән блогер Олеся Дмитриева.
Укытучы булып эшләүче Динә Габбазова фикеренчә, илдә мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирелә. «Шуңа күрә дә Владимир Владимировичка теләктәшлек белдерергә булдым. Аннан башка бүтән кандидатны күрмим», - диде ул.
- Россия Президенты вазифасына кандидатны теркәү өчен 300 мең имза җыярга кирәк, имзалар Россия Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырылачак. Имза җыюны Владимир Путинга теләктәшлек белдерү штабы оештыра. Казанда имза җыю пунктлары биш мәйданчыкта – «Парк Хаус», «Кольцо», «Тандем», «Горки Парк» һәм «Kazan Mall» сәүдә үзәкләрендә оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз