news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президентына кандидат вәкилләрен Казанда “Штаб киңәшмәсенә” җыйдылар

Ток-шоу форматындагы фикер алышу КФУның Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе мәйданында узды.

Россия Президентына кандидат вәкилләрен Казанда “Штаб киңәшмәсенә” җыйдылар
Александр Эшкинин

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Казанда Россия Президентына кандидатларның төбәк сайлау алды штабы вәкилләре “Штаб киңәшмәсенә” җыелды. Ток-шоу форматындагы фикер алышу КФУның Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе мәйданында узды.

Штаб җитәкчеләренә кандидатларның вәкилләрен һәм ышанычлы кешеләрен күрсәтергә, сайлау алды кампаниясе кысаларында барган эшчәнлекләре, барлыкка килгән кыенлыклар турында сөйләргә тәкъдим иттеләр.

Владимир Путин штабын Андрей Кондратьев тәкъдим итте. Артем Прокофьев Павел Грудинин штабы исеменнән, Руслан Зиннәтуллин Григорий Явлинский, Альберт Вәлиев кандидат Альфред Сурайкин штабы җитәкчесе буларак чыгыш ясады.

Андрей Кондратьев Татарстанда Владимир Путинның сайлау алды штабы иң ачыгы дип белдерде. “Биредә катнашучыларның барысын да чакырам, без ялларсыз диярлек эшлибез. Без дә сезгә килергә әзер. Шушындый алмашу эш өчен бик кирәк ”, - дип билгеләп үтте ул.

Татарстанда Владимир Путинның ышанычлы кешеләр исемлеген республиканың Беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкли. Волонтерлар җыю әле дә дәвам итә. Йөзләгән кеше сайтта анкета тутырып, әңгәмәгә килә, дип җиткерде Кондратьев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100