news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президентын сайлауда Татарстанда 50 электрон тавыш бирү җайланмасы куелачак

Сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексын урнаштыру сайлау комиссияләре эшен шактый тизләтәчәк.

Россия Президентын сайлауда Татарстанда 50 электрон тавыш бирү җайланмасы куелачак
Ильнар Тухбатов

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). Быел 18 мартта узачак Россия Президенты сайлауларында Татарстанда сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү өчен 50 комплекс кулланылачак. Электрон тавыш бирү машинасын куллану сайлау комиссияләре эшен шактый тизләтәчәк. Бу хакта “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге башкарма комитеты төбәк җитәкчесе Андрей Кондратьев “Бердәм Россия яшь гвардиясе” спартакиадасы ачылышында чыгыш ясаганда әйтте.

“Татарстанда сайлау бюллетеньнәрен эшкәртүдә 50 гә якын комплекс кую планлаштырыла. Электрон тавыш бирү комплекслары бюллетеньнәр эшкәртү вакытын тизләтәчәк”, - дип аңлатты ул.

Һәр комплекста бюллетень кертү өчен сканер җайланмасы көйләнгән һәм ул бюллетеньне берәрләп кенә ала. Сканер бюллетеньнең кайсы участокка караганын билгели  ала. Әгәр бюллетень башка участокныкы булса, тавышлар санаганда ул исәпкә алынмый. Нәтиҗәләрне хакерлар җимереп, үзгәртү мөмкинлеге юк – комплекс Интернетка тоташтырылмаган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot