Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Президентын сайлауда катнашачак җиде йөздән артык күзәтүче өчен Казанда укулар узды
Февраль ахырында күзәтүчеләрне укыту өчен Татарстан районнарына чыгу планлаштырыла.
(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстан буенча күзәтүчеләр корпусы бүлеге 2487 кешедән гариза алды. Аларның 700 дән артыгы әзерлек узды. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә “Гадел сайлаулар өчен” Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе, Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан бүлеге башкарма комитеты рәисе Илнар Гыйрфанов хәбәр итте.
Казанда укулар вакытында күзәтүчеләр лекцияләр курсын һәм практик семинарлар узды, дип сөйләде спикер.
“26 февральдән республика районнарына күзәтүчеләрне укыту өчен барырга планлаштырабыз. Укулар 13 мартка кадәр 44 районда узачак, - диде Илнар Гыйрфанов. - 4 мобиль төркем әзерләнгән, анда икешәр лектор керә”.
Аның сүзләренчә, Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм иҗтимагый оешма вәкилләре өчен аерым укулар үткәреләчәк.
“Без күпфункцияле үзәкләр эшләрен бәяләдек. Шулай ук сайлау участоклары әзерлеген, барысы да закон кысаларында булу-булмавын тикшерәбез. Республикада иҗтимагый-сәяси вазгыятькә мониторинг ясыйбыз, закон кысаларында булу-булмавын карыйбыз”, - диде Гыйрфанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз