news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президентын сайлауда беренче нәтиҗәләр сәгать өчтә билгеле булачак

Сайлау комиссияләре хезмәткәрләре сайлауларда катнашучыларның гомуми санын тәгаенли һәм сайлау бюллетеньнәрен саный.

(Казан, 18 март, "Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова) Татарстанда Россия Президенты сайлауларына тавыш бирү тәмамланды. 18 мартта иртәнге 8дә ачылган сайлау участоклары кичке сәгать 20.00дә үз ишекләрен япты. Беренче нәтиҗәләр 19 мартта сәгать 3.00 билгеле булачак. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

"Бүген көн дәвамында 2817 сайлау участогыннан күзәтүчеләрдән мәгълүмат килеп торды. Сәгать кичке 8дә сайлау участоклары ябылды. Сайлау комиссияләре хезмәткәрләре сайлауларда катнашучыларның гомуми санын тәгаенли һәм сайлау бюллетеньнәрен саный. Беренче нәтиҗәләр сәгать 3.00 билгеле булачак. Ләкин тулы нәтиҗәләр иртәгә иртәнге якта гына хәбәр ителә", - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100