news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президентын сайлау вакытында Татарстанда 3 административ эш кузгатылган

Тәртип бозу очраклары өчесе дә Казанның Идел буе районындагы сайлау участокларында теркәлгән.

(Казан, 20 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). 18 март көнне Россия Президентын сайлау вакытында 3 административ эш кузгатылган.
 
Бу хакта бүген Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова Үзәк сайлау комиссиясенең 22 нче утырышында хәбәр итте.
 
Аның сүзләренчә, әлеге эшләр барысы да президентлыкка кандидатларның мәгълүмат такталарын бозуга бәйле. Тәртип бозу очраклары өчесе дә Казанның Идел буе районындагы сайлау участокларында теркәлгән. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot