news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президентын сайлау кампаниясе башлану вакыты билгеле булды

Канунга төзәтмәләр кертелеп, алар кабул ителгән очракта, сайлау алды кампаниясе 7-17 декабрьдә башланачак.

(Казан, 24 май, "Татар-информ"). Үзәк сайлау комиссиясе Россия Президентын сайлау кампаниясе башлану вакытын атады. Канунга төзәтмәләр кертелеп, алар кабул ителгән очракта сайлау алды кампаниясе рәсми рәвештә 7-17 декабрьдә башланачак. Бу хакта Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Майя Гришина хәбәр итә, ди яза ТАСС.

Бүген Дәүләт Думасы өченче укылышта сайлау канунының төзәтмәләр проектын кабул итте. Шуларның берсе, аерым алганда, марттагы бәйрәм көннәренә туры килүче Президент сайлауларын билгеләү мәсьәләсен үз эченә ала. Шулай итеп, канун проекты нигезендә, сайлау көнен бер атнага кичектерергә тәкъдим ителә. Бу төзәтмә тавыш бирү көне бәйрәм яки ял көненә туры килгәндә карала.

Хәзер бу канунны Федерация Советы хуплап, Президент имзаларга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100