news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Россия Президентын сайлауда катнашучылар саны 60 процентка җитте
Скопировать ссылку
Фото: Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтыннан скриншот
Ил буенча Россия Президентын сайлауда катнашучылар саны 60 процентка җитте. Үзәк сайлау комиссиясе туры эфирда трансляцияли торган тавыш бирү барышы турында мәгълүматлар шул хакта сөйли.
Искәртеп узабыз, Россиядә тавыш бирүнең икенче көнендә сайлауда катнашучылар 58,01 процент тәшкил итте. Бүген 9.28 сәгатьтә әлеге күрсәткеч 60 процентка җитте.
- Россия Президентын сайлау өч көн – 15-17 март – дәвам итә. Дүрт кандидатка сайлауда катнашырга рөхсәт бирелде, алар - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot