news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президентын сайлауда кандидатлар өчен эфир вакытын җирәбә белән билгеләнә

15 февральдә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җирәбә сала, аның нәтиҗәләре буенча Россиия Президентын сайлау алдыннан төбәк каналларында эфир вакыты билгеләнә. Бу чара «Московский» мәдәни үзәгендә (Казан, Академик Королев ур., 47) 10.00 сәгатьтә була.

«Эфир вакыты теркәлгән кандидатларга һәм теркәлгән кандидатларны тәкъдим иткән сәяси партияләргә бирелә», - дип сөйләделәр сайлау комиссиясендә.

Искәртик, Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауга 4 кандидатны - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путинны (үзен-үзе тәкъдим итүче) керттеләр.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе дәүләт башлыгын сайлауда өйдән өйгә йөрүчеләрнең экипировкасын күрсәткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100