news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президентын сайлауда Голикова һәм Новак тавыш бирде

Россия Президентын сайлауда Хөкүмәт Рәисе урынбасарлары Татьяна Голикова һәм Александр Новак тавыш бирде. Бу хакта Telegramда Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сайлаулар - безнең гражданлык бурычыбыз. Бүген үзенчәлекле көн. Без илебезнең киләчәген, балаларыбызның киләчәген сайлыйбыз. Без бүген алгы сызыкта булган һәм илебезне яклаган егетләр өчен тавыш бирәбез», – диде вице-премьер Мәскәүдә сайлау участогына барганнан соң.

Александр Новак шулай ук сайлау участогында тавыш бирде. Ул билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә россиялеләр алдагы 6 елга илнең үсеш векторын билгеләүче җаваплы сайлау ясыйлар.

«Ышанам, сезнең сайлау беренче чиратта Ватанга тирән мәхәббәт хисенә һәм аның алга таба имин үсешенә һәм чәчәк атуына омтылуга нигезләнәчәк», – диде вице-премьер.

Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза.

Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.

Россия Президентын сайлау 15 мартта башланды. Ул 3 көн дәвам итәчәк. Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли, вакытлыча 45 сайлау участогы бар.

3 миллионга якын Татарстан кешесе сайлау хокукына ия. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100