Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Президентын сайлау көнендә Казан халкы 466 сайлау участогында тавыш бирә ала
Казанда Россия Президентын сайлау өчен 466 сайлау участогы, шул исәптән вакытлыча булу урыннарында 31 учакток әзерләнде. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алиев сөйләде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова.
«Муниципалитетка, гадәттәгечә, халыкның сайлау мөмкинлеге өчен тигез һәм имин шартлар тәэмин итү йөкләнгән», - дип билгеләп үтте спикер.
Барлык участоклар әзер һәм тавыш бирүне оештыру өчен кирәк-яраклар белән җиһазландырылган, 19 участокта сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы (КОИБ) урнаштырылган. Аларның һәрберсендә диярлек видеокүзәтү камералары бар, ә техник мөмкинлек булмаганнарда мобиль видеорегистраторлар һәм теркәү функциясе булган башка видеотехника эшләячәк.
«Җәмәгать тәртибен саклауга хокук саклау органнары хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк, металлодетекторлар урнаштырылган. Гадәттән тыш хәл булган очракта, тавыш бирү өчен резерв пунктлар буларак, автобуслар кулланылачак», - дип өстәде Алиев.
Хәзерге вакытта Казанда 927,6 мең сайлаучы бар, шуларның 24,3 меңе беренче тапкыр тавыш бирә.
- Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауга 4 кандидатны - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путинны (үзен-үзе тәкъдим итүче) керттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз