news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президенты ярдәмчесе Россия – АСЕАН саммитының төп темаларын атады

Россия Президенты ярдәмчесе Россия – АСЕАН саммитының төп темаларын атады
Фото: kremlin.ru

Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков Казанда узачак Россия – АСЕАН саммитының төп темаларын атады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, очрашу көн тәртибендә халыкара һәм төбәк проблемалар турында фикер алышу, шулай ук Россия белән АСЕАНның 35 еллык хезмәттәшлегенә йомгак ясау һәм үзара хезмәттәшлекнең алдагы юнәлешләрен билгеләү кебек бурычлар тора.

«Россия – АСЕАН саммитына килгәндә, көн тәртибендә ике төп тема тора. Беренчесе – актуаль глобаль һәм төбәк проблемалары турында фикер алышу. Икенчесе – Россия белән АСЕАНның стратегик партнерлыгын үстерү юнәлешендә 35 ел дәвамында башкарылган уртак эшкә күзәтү ясау, сәясәт, иминлек, сәүдә, инвестицияләр һәм гуманитар хезмәттәшлек өлкәләрендә яңа бурычлар билгеләү», – диде ул.

Россия һәм АСЕАН партнерлыгының 35 еллыгына багышланган юбилей саммиты Казанда 17-19 июньдә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot