news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президенты ярдәмчесе юл һәлакәтләрендә үлем-китемнәр саны кимүен әйтте

Россия юлларында үлем-китем очраклары 3,5 тапкырга кимегән, диде И.Левитин.

Россия Президенты ярдәмчесе юл һәлакәтләрендә үлем-китемнәр саны кимүен әйтте
архив tatarstan.ru

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). РФ Президенты ярдәмчесе, РФ Дәүләт Советы секретаре Игорь Левитин Россия юлларында килеп чыккан һәлакәтләрдә үлем очракларының кимүен әйтте. Бу хакта ул бүген "Казан ЭСПО" халыкара күргәзмәләр үзәгендә узучы "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышында сөйләде.

"2017 ел белән чагыштырганда, быел юл фаҗигаләрендә үлем-китем саны 3,5 тапкырга кимеде. Бу күрсәткеч - 100 мең кешегә 4 үлем очрагыннан артмый. Безнең алда үлем-китемнәрне бөтенләй булдырмау бурычы тора. Минем уйлавымча, бу бик җитди бурыч. Әмма без барыбыз бергә бу мәсьәләне чишә алырбыз дип уйлыйм", - диде И.Левитин.

Президент ярдәмчесе бүгенге җыелуның әһәмиятен дә билгеләп узды. "Безнең бүгенге очрашу хезмәттәшлекне активлаштырып, юллар хуҗалыгына караган барлык өлкәләр арасында элемтә булдыруга юнәлдерелгән. Бүген безгә әлеге күрсәткечләргә ирешү өчен бергәләп уйларга кирәк", - диде Игорь Левитин. 

news_right_1
news_right_2
news_bot