Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Президенты ярдәмчесе “Казан ЭКСПО” күргәзмә үзәге әзерлеген югары бәяләде
“Юллар 2018” халыкара күргәзмәсе “Казан ЭКСПО” мәйданында беренче тапкыр үткәрелә.
(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин “Казан ЭКСПО” күргәзмә үзәге әзерлеген югары бәяләде. Бу хакта ул “Юллар 2018” халыкара күргәзмәсе ачылышы тантанасында әйтелде.
“Бүген без яңа экспозиция үзәгендә, биредә күргәзмәләр үткәрү өчен бөтен шартлар бар. Биредә һәр көн яңа технологияләр белән шөгыльләнүче юл тармагы белгечләре җыелды”, - диде И.Левитин.
“Юллар 2018” халыкара күргәзмәсе - “Казан ЭКСПО” мәйданында узучы беренче чара. Казан элек Мәскәүдә узучы күргәзмәне оештыру һәм үткәрү хокукын беренче тапкыр алды.
Транспорт тармагы күргәзмәсен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты. Ул әлеге мәйданның Һөнәри осталык буенча WorldSkills-2019 дөнья чемпионатын уздырыр алдыннан яхшы сынау үтәчәген билгеләп узды.
Посмотреть эту публикацию в InstagramОткрытие специализированной выставки "Дорога 2018" на Казань - ЭКСПО.
Публикация от Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз