news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты Якын Көнчыгыштагы конфликтның үсүенә юл куярга ярамый дип белдерде

Россия Президенты Якын Көнчыгыштагы конфликтның үсүенә юл куярга ярамый дип белдерде
Фото: © Алексей Майшев, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Газадагы хәлләрне күреп, йөрәге сыкрамый торган кеше Җирдә юк. 40 мең кеше һәлак, бу нигездә хатын-кызлар һәм балалар. Россия Президенты Владимир Путин Якын Көнчыгыштагы конфликтны шулай шәрехләде. Бу турыда ул БРИКСның XVI саммиты нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясендә әйтте.

«Шуңа күрә безнең җавап билгеле, ничек чыгасын да әйтәбез. Бу сәбәпләрне бетергәч кенә була ала. Ә төп сәбәп – тулы форматлы Палестина дәүләте булмау», – диде Президент.

Аның сүзләренчә, процесста катнашучыларның барысы белән дә эшләргә һәм конфликтның үсүенә юл куймаска кирәк.

«Вәзгыятьне бик тыныч һәм игътибар белән анализларга кирәк», – ди Владимир Путин.

  • БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә узды. БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100