news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты Якын Көнчыгыштагы конфликт турында сорауга җавап бирде

Россия Президенты Владимир Путин Израиль һөҗүме очрагында Иранга Мәскәү ягыннан ярдәм итү мөмкинлеге турындагы сорауга җавап бирде. Бу хакта ул Казандагы БРИКС саммиты нәтиҗәләре буенча «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә матбугат очрашуында белдерде.

«Без төбәкләрдәге вазгыятьне беләбез һәм бик борчылабыз. Кем нәрсә генә әйтмәсен, Россия конфликтның кискенләшүе яклы түгел. Стратегик яктан без моннан берни дә отмаячакбыз, ә өстәмә проблемалар гына күрәчәкбез», – дип белдерде Россия лидеры.

Аның әйтүенчә, Россия Иран җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә. «Үзара компромисслар эзләү юлында вазгыятьне җайга салу өчен шартлар тудыру өчен ярдәм итәргә әзербез. Миңа калса, бу мөмкин. БРИКС саммиты кысаларында сөйләшүләр моны дәлилли: беркем дә конфликтны зурайтуны һәм зур сугыш булуын теләми», – дип ассызыклады Владимир Путин.

  • БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә узды. БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100