news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президенты яңа Хөкүмәт структурасы турында указны имзалады

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Владимир Путинга яңа Хөкүмәт структурасы буенча тәкъдимнәр белән указ проектын тапшырды.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”). Бүген кич белән Россия Президенты Владимир Путин Россиянең яңа Хөкүмәте структурасы турында указны имзалады. Бу хакта RT агентлыгы Кремль матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Россия Президенты Владимир Путин “Башкарма хөкүмәт органнары структурасы турында”гы указны имзалады, диелгән хәбәрдә.

Моңа кадәр Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Владимир Путинга яңа Хөкүмәт структурасы буенча тәкъдимнәр белән указ проектын тапшырганды.   

news_right_1
news_right_2
news_bot