Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Президенты Владимир Путин сәясәтчеләргә ышаныч рейтингында кабат беренче
Сентябрь ахырына алынган мәгълүматар буенча, дәүләт башлыгына 50,6 процент Россия халкы ышана.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Россия Президенты Владимир Путин кабат сәясәтчеләргә ышаныч рейтингын әйдәп бара. Сентябрь ахырына алынган мәгълүматар буенча, аңа 50,6 процент Россия халкы ышана, дип хәбәр итә «РИА Новости» Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) сораштыру нәтиҗәләренә сылтама биреп.
«Сәясәтчеләргә ышаныч рейтингының беренче баскычында тотрыклы рәвештә Владимир Путин урнашкан (ай азагында аның күрсәткече 50,6 процентка җиткән). Икенче һәм өченче урынны Сергей Шойгу (15,8 процент) һәм Дмитрий Медведев (14,3 процент) алып тора», — диелә сораштыру нәтиҗәләрендә.
Ышанмау буенча лидер булып Владимир Жириновский калган.
Рейтинг «ВЦИОМ-Спутник» бөтенроссия сораштыру мәгълүматлары буенча төзелә. Мәгълүматлар телефон аша сораштыру уздырып җыела. Көн саен сораштыруда Россиянең 80 төбәгеннән 18 яшьтән өлкәнрәк 600 респондент катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз