news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны юбилее белән котлады

Югары дәрәҗәдәге профессиональлек һәм хәбәрдарлык, туган якны чын күңелдән ярату өчен Татарстан халкы Сезне хөрмәт итә, дип язылган котлауда.

(Казан, 1 март, "Татар-информ"). Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны 60 яшь тулуы белән котлаган. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Котлыйм Сезне 60 яшь тулу белән!

Югары дәрәҗәдәге профессиональлек һәм хәбәрдарлык, туган якны чын күңелдән ярату өчен Татарстан халкы Сезне хөрмәт итә.

Сез күп һәм нәтиҗәле хезмәт итәсез, куелган мәсьәләләрне хәл итүдә - республика һәм бөтен ил иминлеге өчен - җаваплы, чыннан да дәүләти карашны һәрдаим күрсәтәсез.

Сезгә сәламәтлек, алдагы планнарны уңышлы ашыруыгызны һәм иң яхшы теләкләр телим", - диелгән котлауда.

news_right_1
news_right_2
news_bot