news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Россия көне белән котлады

Дәүләт башлыгы фикеренчә, әлеге бәйрәм күп буыннарны какшамас патриотизм, азатлык һәм гаделлек тирәли берләштерә.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Россия көне белән котлады.

Дәүләт башлыгы фикеренчә, әлеге бәйрәм какшамас патриотизм, азатлык һәм гаделлек тирәсендә күп буыннарны берләштерә.

«Без барыбыз да илебез үсешенә үз өлешебезне кертергә тырышабыз, яраткан Ватаныбыз көчле, ә халыкның тормышы — тыныч, имин булу — барыбызның да уртак максаты. Сезгә уңышлар, сәламәтлек телим», — диелә котлау телеграммасында. 

news_right_1
news_right_2
news_bot