news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты Владимир Путин Марат Хөснуллинны Мактау ордены белән бүләкләде

Мәскәүнең вице-мэры 2018 елда футбол буенча чемпионатка әзерлектә һәм үткәрүдә керткән өлеше өчен бүләккә лаек булды.

(Казан, 1 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Хөснуллинны Мактау ордены белән бүләкләде. Дәүләт башлыгының бу хактагы боерыгы Хокукый мәгълүмат урнаштырылган рәсми интернет-порталда чыкты.

Анда вице-мэрны һәм башка түрәләре “2018 елда футбол буенча FIFA Дөнья чемпионатына әзерлектә һәм үткәрүдә зур өлеш керткән өчен” бүләкләнә диелгән.

  • Марат Хөснуллин 2001 елдан 2010 елга кадәр Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры булды. 2010 елның ноябрендә Мәскәүнең Шәһәр төзелеше департаментын җитәкләде, ә шул елның декабрь башында башкала мэры урынбасары итеп билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100