news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президенты Владимир Путин белән "туры элемтә" быел да җәен булачак

Узган ел “туры элемтә” 7 июньдә 4 сәгать 25 минут дәвам итте.

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”). Быел Россия Президенты Владимир Путин белән традицион “туры элемтә” җәй үткәреләчәк. Бу хакта аның матбугат секретаре Дмитрий Песковка сылтама белән "Интерфакс” хәбәр итте.

Чараның якынча көне турында билгеле түгел.

Узган ел “туры элемтә” 7 июньдә узды. Ул 4 сәгать 25 минут дәвам итте. Ун ел дәвамында ел саен үткәрелә торган чара беренче тапкыр студиядә тамашачылардан башка узды. Әмма Хөкүмәт әгъзалары һәм төбәкләр башлыклары белән видеоэлемтә оештырылган иде, алар шулай ук Президент һәм гражданнар сорауларына җавап бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot