news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә 20 июньдә узачак

Дәүләт башлыгына телефон буенча, СМС яки ММС ярдәмендә, шулай ук программа сайты яисә махсус кушымта аша сорау бирергә мөмкин.

Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә 20 июньдә узачак
архив

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә 20 июньдә узачак. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы Кремльнең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Халыктан сораулар 9 июньдә Мәскәү вакыты белән 8.00 сәгатьтә кабул ителә башлады һәм ул 20 июньдә программа тәмамланганчыга кадәр дәвам итәчәк, дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Дәүләт башлыгына телефон буенча, СМС яки ММС ярдәмендә, шулай ук программа сайты яисә махсус кушымта аша сорау бирергә мөмкин. Моннан тыш, мөрәҗәгатьләр «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләре аша да кабул ителә.

«Москва - Путину» һәм «ОК Live» кушымталарыннан файдаланучылар эфир вакытында студия белән турыдан-туры элемтәгә керә алачак.

  • Традицион телевизион туры элемтәләр Путинның беренче Президентлык срогы вакытында ук үткәрелә башлады. Аның беренчесе 2001 елның 24 декабрендә узды, ул чагында 400 мең сорау килде. Эфир планлаштырылганнан бер сәгатькә артыграк - 2,5 сәгатькә якын дәвам итүгә дә карамастан, Президент бары тик 46 сорауга гына җавап бирергә өлгерде.
  • 2018 елда туры элемтә 4 сәгать 20 минут дәвам итте. Барлыгы ике миллионнан артык сорау килде, Президент шуларның 73енә җавап бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100