news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты Венесуэланың БРИКСка керү теләге турында фикерен әйтте

Россия Президенты Владимир Путин Венесуэла, Бразилия ихтыярына каршы чыгып, БРИКСка кера аламы дигән сорауга җавап бирде. Үз фикерен ул БРИКС саммитының соңгы көнендә узган матбугат конференциясендә әйтте.

«Безнең [Бразилия белән] Венесуэла мәсьәләләре буенча позицияләр туры килми. Мин бу хакта ачыктан-ачык әйтәм», - дип белдерде Путин.

Ул бу көннәрдә Бразилия коллегасы белән сөйләшүләрен һәм аның белән дустанә мөнәсәбәттә булуын әйтте. Венесуэла үз чиратында үзенең бәйсезлеге, суверенитеты өчен көрәшә, дип ассызыклады Россия дәүләте башлыгы.

«Без [Венесуэла президенты Николас] Мадуро сайлауларда гадел җиңде, Хөкүмәтне формалаштырды, дип саныйбыз. Без аңа һәм Венесуэла халкына уңышлар телибез», - диде Путин.

Ул Бразилия һәм Венесуэла каршылыкларын җайга салыр дигән өметтә булуын әйтте. Бразилия Президентын бик тәрбияле кеше буларак белүен өстәде. Путин Бразилия коллегасының сүзләрен Венесуэла Президентына тапшыруын әйтте.

«Венесуэланы яки теләсә кайсы башка дәүләтне БРИКС составына кабул итүгә килгәндә, шуны әйтәсем килә: бу бары тик консенсус булганда гына мөмкин», – дип йомгаклады РФ Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100