news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президенты Указы белән Казан аэропортына Габдулла Тукай исеме бирелде

Шулай ук Түбән Кама шәһәренең (Бигеш) аэропорты да 31 майдан Николай Лемаев исемен йөртәчәк.

Россия Президенты Указы белән Казан аэропортына Габдулла Тукай исеме бирелде
Илнар Төхбәтов/архив

(Казан, 31 май, "Татар-информ"). Бүген Россия Президенты указы белән “Казан” Халыкара аэропортына – Габдулла Тукай, ә Түбән Кама шәһәренең (Бигеш) аэропортына Николай Лемаев исеме бирелде. Әлеге Указ Россиянең хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында дөнья күрде.

Мәгълүм булганча, Россия Иҗтимагый палатасы оештырган “Россиянең бөек исемнәре” проекты кысаларында, Россиянең 47 аэропортына танылган ватандашларның исемнәре кушылды. Бу исемнәрне халык арасында тавыш бирү юлы белән ачыкладылар. Тавыш бирү 2018 ел азагында узды. 

Казан аэропортына Тукайдан тыш, Шәймиев, Мәрҗани, Җәлил, Копылов, Туполев, Нуриев кебек күп кенә шәхесләрнең исемнәре тәкъдим ителгән иде. Тавыш бирүдә катнашучыларның яртысыннан күбрәге (55 проценты) татар халык шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913) исеме яклы булды.

Николай Лемаев (1929-2000) – СССРның нефть химиясе һәм нефть эшкәртү сәнәгате министры, Социалистик хезмәт герое. 

news_right_1
news_right_2
news_bot