Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Президенты туры эфирда киләчәк буынга юллама белән чыкты
Бүген туры эфир барышында Россия Президенты Владимир Путин, вакыт капсуласына нәрсә салыр идегез дигән сорауга җавап биреп, киләчәк буынга юллама белән чыкты.
«Һәркайсыбыз үз иленең киләчәге турында уйлый», – дип Илбашы киләчәк буынга мөрәҗәгать итте.
«Ручка алабыз да язабыз: без, Россиядә бертуктаусыз вакыт агышында XX һәм XXI гасырларда яшәгәннәр, ата-бабаларыбыз эшләгән бар әйберне рәхмәт хисе белән кабул итәбез. Без көрәштек, замана алга куйган бурычларны хәл иттек. Без киләчәк турында, сезнең хакта уйладык. Әгәр кулыгызда бу юллама икән, димәк, сез чорлар бәйләнешен тоясыз – бу бик мөһим. Сезне моның белән котлыйбыз», – диде Президент.
«Без сезнең хакта уйлап яшәдек, эшләдек, көрәштек, заяга яшәмәдек һәм күп нәрсәгә ирештек. Уңыш һәрчак янәшәгездә йөрүен, бәхетле булуыгызны телибез. Ә балалар, оныклар, оныкчыкларыгыз сезнең белән, хәзер без ата-бабаларыбыз белән ничек горурланабыз, шулай ук горурланырлык булсын. Нокта», – диде Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз