news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президенты “Татнефть” генераль директорына ШХО һәм БРИК өчен рәхмәт белдерде

Дмитрий Медведев Шәфәгать Тәхаутдиновка Рәхмәт хаты тапшырды

(Әлмәт, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). РФ Президенты Дмитрий Медведев “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдиновка 2008–2009 елларда Шанхай хезмәттәшлек оешмасында Россия рәислеген тәэмин итүгә, ШХОда әгъза булып торучы дәүләтләр башлыклары Советы утырышын һәм 2009 елда Екатеринбургта Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай илләренең беренче саммитын әзерләүдә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Татнефть”нең матбугат хезмәтендә белдерделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot