news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президенты Татарстанның Теләче район суды рәисен билгеләде

Шул ук указ белән ТР Югары суды судьясы Гөлфия Гафарова һәм тагын сигез Татарстан судьясы расланган.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин кичә ,17 октябрьдә, үзенең указы белән Рамил Бикмеевны Теләче район суды рәисе итеп раслады. Әлеге документ бүген хокук мәгълүматы рәсми порталында басылган.

Шул ук указ белән хөкүмәт башлыгы ТР Югары суды судьясы итеп Гөлфия Гафарованы һәм тагын Татарстан район һәм шәһәр судларының сигез судьясын раслаган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot