Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Президенты татарстанлыларны фәнгә һәм сәнәгатькә керткән өлешләре өчен бүләкләде
Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның кайбер вәкилләренә дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр бирү турындагы карарны имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.
«Татнефть» ГАҖ нефть-газ химиясе комплексы директоры Азат Бикмурзин «Россия Федерациясенең атказанган химигы» исеменә лаек булды. Аның эшенә югары бәя бирү төбәкнең химия тармагы һәм сәнәгать секторы үсешенә зур өлеш кертүен чагылдыра.
Физика-математика фәннәре докторы, Казан федераль университетының фәнни эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Таюрский «Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе» мактаулы исемен алды. Аның фәнни һәм оештыру эшчәнлеге Татарстанда һәм тулаем Россиядә фундаменталь тикшеренүләрне үстерүгә ярдәм итә.
«Татнефть» ГАҖ сәнәгать һәм экологик иминлек үзәге бүлеге җитәкчесе Руслан Әхмәтов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры урынбасары — финанс директоры Андрей Максимов II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.
«КРС-Сервис» ҖЧҖнең скважиналарга капиталь ремонт цехы бораулаучысы Василий Серебрянников һәм «Татбурнефть»ҖЧҖнең бораулау эшләре цехы җитәкчесе Локман Хаматов «Фидакарь хезмәт өчен» орденына лаек булды.
«Татнефть-Добыча» ГАҖ «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе мастеры Леонид Алаевка, «Татнефть» ГАҖ скважиналарның җир асты ремонты бүлеге җитәкчесе Игорь Бабичка, «Татнефть» ГАҖ Кама буе скважиналарның җир асты ремонты цехы җитәкчесе Валерий Потехинга «Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре» исеме бирелде.
«Азбука сыра» ҖЧҖенең Мамадыш филиалы директоры Мәксүт Әхмәтшинга «Россия Федерациясенең атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре» исеме бирелде.
Сәнәгать үсеше «Җитештерү һәм автоматлаштыру чаралары» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз