news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президенты Татарстанда яңа судьяларны билгеләде

Россия Президенты Татарстанда яңа судьяларны билгеләде
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

Россия Президенты Владимир Путин Татарстанда биш яңа судьяны билгеләү турында указ имзалады. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган.

ТР Югары судының судьялары итеп Илнур Абдуллин һәм Ирек Ибраһимов билгеләнде.

Моннан тыш, Президент Казанның Авиатөзелеш район суды судьясы итеп Альбина Кәримованы, Кукмара район суды судьясы итеп Венера Хәмидуллинаны, Чистай шәһәр суды судьясы итеп Александра Тякмаеваны билгеләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot