news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президенты Татарстан хосписына нигез салучыга дәүләт премиясен тапшырды

Владимир Вавилов хәйриячелек өлкәсе эшчәнлегендәге казанышлары өчен бүләкләнде.

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе, Татарстанда балалар хосписына нигез салучы Владимир Вавиловка хәйриячелек өлкәсе эшчәнлегендәге казанышлары өчен дәүләт премиясен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Мәскәү Кремлендә узды.

Хәйриячелек өлкәсендәге дәүләт премиясе күләме – 2,5 миллион сум.

Вавиловка Россия дәүләт премиясе лауреаты исемен 11 декабрьдә бирделәр.

Бүгенге көндә Казан хосписында 17 бала һәм 22 өлкән кеше ята. Киләчәктә фонд рәисе Татарстанда 98 урынга өлкәннәр өчен беренче хоспис төзергә ниятли. Төзелешнең гомуми бәясе 250 миллион сум бәяләнә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot