Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Президенты Төркия дәүләте башлыгына Яңа ел котлавы юллаган
Россия Президенты Төркия дәүләте башлыгына Яңа ел котлавы юллаган
(Казан, 31 декабрь, ”Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганны Яңа ел белән котлады, дип хәбәр итә Кремль сайты. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы җиткерә.
Котлау юлламасында Россия-Төркия багланышларын тулысынча торгызу һәм ике яклы хезмәттәшлектә кайбер өлкәләрдә күзгә күренерлек алга китеш тә билгеләп үтелгән.
“Безнең илләрнең тыгыз хезмәттәшлеге Якын Көнчыгышта террорчылык һөҗүмнәре куркынычын җәелдерүгә ышанычлы киртә куйды һәм Сирия конфликтын җайлаштыруда сәяси процесска шартлар тудырды”, диелгән юлламада.
Анда шулай ук конструктив әңгәмәләрне һәм ике яклы, төбәкара һәм халыкара мәсьәләләрдә уртак актив эшчәнлекне дәвам итәргә әзер булу турында әйтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз