news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президенты Төрекмәнстан Президенты белән Сочида очрашачак

Владимир Путин һәм Гурбангулы Бердымөхәммәтов иртәгә очраша.

(Казан, 14 август, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәтов белән очрашачак. Очрашу иртәгә, 15 августта, Сочида була. Бу хакта Россия Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында илләр арасында ике яклы хезмәттәшлекне үстерүдә сәяси, сәүдә-икътисади, фәнни-мәгариф һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә төп мәсьәләләр каралачак. Моннан тыш, ике дәүләт башлыгы бүгенге көндә актуаль булган төбәк хәлләрен фикерләшергә ниятли, диелгән хәбәрдә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot