news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты студент-медикларның остаз табибларына өстәмә түләүләр бирергә кушты

Түләү укучыларны практик әзерләүдә катнашучы белгечләр өчен каралган.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин студент-медикларны практик әзерләүдә остазлар сыйфатында катнашучы табиблар өчен стимуллаштыручы түләүләр оештырырга кушты.

Йөкләмә быел 25 гыйнварда узган Россия студентлары көне уңаеннан югары уку йортлары укучылары белән очрашу нәтиҗәләре буенча бирелде. Документ тексты Кремль сайтында урнаштырылган.

Өстәмә акча булачак табибларга төп һөнәри белем бирү программаларын үзләштерүдә ярдәм итә торган «дәүләт һәм муниципаль медицина оешмалары» хезмәткәрләре өчен билгеләнгән.

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин йөкләмәне үтәүдә җаваплы итеп билгеләнде. Йөкләмә үтәлеше турында ул быел 1 ноябрьгә кадәр хәбәр итәргә тиеш.

Татьяна көнендәге очрашу вакытында табиб-остазларның эшен оештыру зарурлыгына дәүләт башлыгы игътибарын Казан дәүләт медицина университеты студенты Сабина Мамедова җәлеп иткән иде, элек бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100