news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президенты сайлауларында хатын-кызлар ир-атлардан активрак катнаша

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге бүген ил буенча 138 меңнән артык кешедән сораштыру үткәргән.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”). Бүген 15.00 сәгатьтә Россия Президенты сайлауларында катнашучылар күрсәткече 46,9 процентны тәшкил иткән. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) генераль директоры Константин Абрамовка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

ВЦИОМ бөтен ил буенча сайлау участокларыннан чыгу урынында сораштыру үткәрә. Тикшеренүләрдә 68 төбәктән барлыгы 2 меңнән артык кеше катнаша. 15.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, бөтен Россия буенча 138 меңнән артык кешедән сораштыру үткәрелде, дип билгеләп үтте Константин Абрамов.

Ул узган президент сайлаулары белән чагыштырганда, бүген халык тавыш бирүдә активрак катнаша, диде. Хатын-кызлар ир-атлардан активрак. Сайлаучыларның яртысын 45 яшьтән өлкәнрәкләр тәшкил итә, дип билгеләп үтте Константин Абрамов.

Россия гражданнарына сайлаулар кызыклырак була башлады. Җәмгыятьтә тышкы сәясәт һәм эчке сәясәт турындагы дискуссияләр сайлауларга карата кызыксыну уятты, дип саный ВЦИОМ җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot