news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президенты сайлаулары 2024 елның 17 мартында узачак

Федерация Советы 2024 елның 17 мартына Россия Президентын сайлавын билгеләде. Бу карар пәнҗешәмбе палата тарафыннан кабул ителде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Россия Президентын сайлауларын 2024 елның 17 мартына билгеләргә. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә», - диелә Президент сайлауларын билгеләү турындагы карарда.

Россия Федерациясе Президенты сайлауларын Россия Федерациясе Конституциясенең 102 маддәсе нигезендә билгеләү Федерация Советының вәкаләте булып тора, дип аңлатты элегрәк РИА Новостига Федерация Советының Конституцион комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Полетаев.

Карар үз көченә кергән вакыттан, ягъни рәсми басылып чыккан көннән «сайлау кампаниясенә старт» бирелә, диде Полетаев.

Президент сайлауларында күпкөнлек тавыш бирүне уздыру турындагы карарны Россия Үзәк сайлау комиссиясе кабул итә, диде сенатор.

Полетаев билгеләп үткәнчә, сайлаулар көне бәйрәм көне дип игълан ителми.

news_right_1
news_right_2
news_bot