news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты сәламәтләндерү хезмәтләре өчен салым чигерүен кертергә кушты

Закон проектлары 2019 елның 2 декабренә кадәр эшләнергә тиеш.

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин сәламәтләндерү хезмәтләре өчен салым чигерүен алу мөмкинлеген бирә торган закон проектларын эшләргә кушты. Бу эш Хөкүмәткә йөкләнә һәм проект Дәүләт Думасына кертелергә тиеш. Әлеге документ Россия Президенты сайтында урнаштырылган.

Бу хакта 2019 елның 27 мартында узган физик культура һәм спортны үстерү буенча Президент каршындагы Совет утырышы нәтиҗәләре буенча расланган йөкләмәләр исемлегендә әйтелә. 

«Физик культура-сәламәтләндерү хезмәтләре өчен түләнгән суммадан чыгып, физик затлар кеременә салым буенча социаль салым чигерүен, күләмен билгеләргә кирәк», диелгән бу документта

Йөкләмәне үтәү срогы 2019 елның 2 декабренә кадәр билгеләнгән.

  • Элегрәк «Татар-информ» Владимир Путинның Казанда Ватан авиациясе музеен булдыруда ярдәм итүне Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгына йөкләвен хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100