news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты “Роскосмос” генераль директоры итеп Дмитрий Рогозинны тәкъдим итте

“Роскосмос”ның элеккеге җитәкчесе Игорь Комаров “Ростех”ка күчәргә мөмкин.

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Сельвина Илькаева). Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт башлыгы урынбасары Дмитрий Рогозинга “Роскосмос” генераль директоры вазифасын тәкъдим иткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

“Роскосмос”ның элеккеге җитәкчесе Игорь Комаров “Ростех”ка күчәргә мөмкин, диелгән агентлык хәбәрендә.

Корпорация туплансын өчен, анда яхшы оештыручылар һәм югары класслы галимнәр һәм белгечләр эшләргә тиеш, дип билгеләп үткән хөкүмәт башлыгы. Рогозин күрсәтелгән ышанычны аклау өчен мөмкин булганның барын да эшләячәген вәгъдә иткән.

“Роскосмос” Рогозин тәкъдиме белән булдырылган дәүләт корпорациясе булып тора. Корпорация дәүләт эшчәнлегендә космик өлкә белән идарә итә. 2015 елда Россия Министрлар Кабинеты Игорь Комаровны җитәкче итеп билгеләгән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100