Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Президенты Путин халык санының табигый артуын елның социаль өлкәдә төп нәтиҗәсе дип саный
“Бу бик яхшы тренд. Аны саклау өчен барысын да эшләргә кирәк”, - диде РФ Президенты
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия Президенты Владимир Путин, халык санының табигый артуын социаль өлкәдә елның төп нәтиҗәсе, дип белдерде. 10 айда халык саны 37,1 меңгә арткан. Бу хакта бүген дәүләт башлыгы 10 нчы зур матбугат конференциясендә белдерде.
“Россиядә үлүчеләр саны кими һәм туучылар саны арта - бу бик яхшы тренд. Аны саклау өчен барысын да эшләргә кирәк”, - диде ул. Путин сүзләренә караганда, ана капиталы индексациясе дәвам итте. 2014 елда ул 429 мең 408,5 сум тәшкил итте.
Шулай ук быел 10 категория хезмәткәрләренең хезмәт хаклары артты. “Бу, барыннан да элек, мәктәп, өстәмә белем бирү учреждениеләре, вузлар педагоглары, социаль педагоглар, табиблар, урта һәм кече медицина персоналы, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре”, - дип билгеләп үтте ул.
РФ Президенты быел пенсияләр 2 тапкыр индексацияләнде, дип белдерде: 1 февральдән 6,5 процентка һәм 1 апрельдән тагын 1,7 процентка.
“Быел Кораллы көчләрнең хәрби мөмкинлекләрен күтәрүгә зур игътибар бирелде. 2014 елда 17,3 мең хәрби хезмәткәр хезмәти торак белән тәэмин ителде, бу планлаштырылган еллык күрсәткечнең 100 проценты”, - дип ассызыклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз