Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Президенты православие динендәге барлык христианнарны Раштуа белән котлаган
Раштуа төнендә Путин Воронеж өлкәсенең Отрадное авылында урнашкан Покров Изге ана храмындагы бәйрәм гыйбадәтендә катнашкан
(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин православие динендәге христианнарны, Христос тууны бәйрәм итүче барлык Россия гражданнарын котлаган.
Россия Президенты сайтында урнаштырылган котлауда болай диелгән:
"Бу изге һәм шатлыклы бәйрәм миллионлаган кешеләр өчен кадерле. Ул безне гасырлар дәвамында халыкларны берләштерүгә хезмәт итүче, авыр сынаулар һәм кыенлыкларга бирешмәскә ярдәм итүче дини гореф-гадәтләрнең чишмәбашына, мәхәббәт һәм шәфкатьлелек идеалларына өнди. Рус православие чиркәве һәм башка традицион христиан конфессияләре җәмгыять тормышында югары әхлакый башлангычлар раслауда, үсеп килүче буынны лаеклы тәрбияләүдә, безнең бай мәдәни, тарихи мирасны саклап калуда бик зур роль уйнавын билгеләп үтәсем килә. Бу бик зур, бик әһәмиятле эш".
Дәүләт башлыгы барлык православие динендәге христианнарга, Христос тууны бәйрәм итүче барлык Россия гражданнарына тынычлык, бәхет, иминлек теләгән.
Раштуа төнендә Путин Воронеж өлкәсенең Отрадное авылында урнашкан Покров Изге ана храмында бәйрәм уңаеннан гыйбадәт кылуда катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз