Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Президенты пенсияләрне 8,6 процентка индексацияләү турындагы законга кул куйды
Пенсионерлар февраль аенда ук индексацияләнгән түләүләрне алачак.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин бүген 2022 елда пенсияләрне 8,6 процентка индексацияләү турындагы законга кул куйды. Тиешле документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Закон проекты элегрәк Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы тарафыннан хупланган иде.
Дәүләт башлыгы пенсияләрне инфляция дәрәҗәсеннән югарырак — 8,6 процентка индексацияләү тәкъдиме белән агымдагы елның гыйнвар уртасында Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә чыгыш ясады.Россия пенсионерлары инде февраль аенда ук индексацияләнгән түләүләрне алачак.
Президент шулай ук 2022 елда пенсияләрне гади пенсионерлар өчен генә түгел, хәрби һәм хокук саулау органнары пенсионерлары өчен дә 8,6 процентка индексацияләргә тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз