news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты: Милли валюталарда сәүдә итүгә күчү турында уйлаучы илләр арта

Милли валюталарда исәп-хисап ясауның куркыныч ягы бар һәм аны исәп-хисапларны диверсификацияләү юлы белән киметергә мөмкин, диде Владимир Путин.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Үзара сәүдә итүдә доллардан баш тарту һәм милли валюталарга күчү турында уйлаучы илләр артканнан-арта бара, Россия дә шул юнәлештә хәрәкәт итәчәк. Россия Президенты Владимир Путин Көнчыгыш икътисади форумының пленар утырышында шул хакта белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Милли валюталарда исәп-хисап ясауның куркыныч ягы бар һәм аны исәп-хисапларны диверсификацияләү юлы белән киметергә мөмкин, диде Владимир Путин. Ул Россиянең алтын валютасы резервларын һәм дәүләт бурычын диверсификацияләве хакында искәртте.

Россия Президенты шулай ук доллар белән дә теләсә нәрсә булырга мөмкинлеген һәм АКШның дәүләт бурычы инде 20 триллион долларга җитүен искәртте.

«Боларның барысы да долларга өстәмә йөк булып тора. Алга таба нәрсә булачак. Беркем дә белми, бу сорауга җавап юк», - диде Путин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100