news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты: Махсус операциядә катнашучыларга эшкә урнашуда ярдәм итәчәкләр

Россия Президенты: Махсус операциядә катнашучыларга эшкә урнашуда ярдәм итәчәкләр
Фото: kremlin.ru

Бала туганнан соң эшкә чыгучы хатын-кызлар 2024 елдан, балага яшь ярым тулганчы, аңа пособие алачак, махсус хәрби операциядә катнашучыларга исә квалификацияләрен күтәрүдә, яңа һөнәр үзләштерүдә һәм эшкә урнашуда ярдәм итәчәкләр. РФ Президенты Владимир Путин шулай дип белдерде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хезмәт базарын үстерү буенча чаралар демография өлкәсендә безнең адымнарны алга таба да ныгытачак. Моның өчен декрет ялындагы хатын-кызларның квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашырабыз, ә 2024 елдан, хатын-кыз эшкә чыккан очракта, гаилә, яшь ярым тулганчы, балага пособие алуын дәвам итәчәк», - дип искәртте дәүләт башлыгы Бөек Новгородта узган Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышында.

«Ветераннарга ярдәм күрсәтү кебек мөһим мәсьәлә турында аерым әйтәсем килә. Шул исәптән квалификацияләрен күтәрү, яңа һөнәр үзләштерү, эшкә урнашу, үз эшләрен оештыру җәһәтеннән дә. Боларның барысы да «Ватанны саклаучылар» махсус дәүләт фондының бурычлары», - дип өстәде ул.

Путин фондның бүлекләре Федерациянең барлык субъектларында да актив эшләве һәм темпларын арттырачагына ышаныч белдерде.

  • Россия Украинада махсус хәрби операцияне 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрә, аның инициаторы – РФ Президенты Владимир Путин. Россия Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатка ирешкәнче дәвам итәчәк.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100