news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты: Кыйммәтле металлар буенча БРИКС платформасын булдырырга телибез

Россия Президенты: Кыйммәтле металлар буенча БРИКС платформасын булдырырга телибез
Фото: © Сергей Бобылев, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Россия җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү яклы, дип хәбәр итте Россия Президенты Владимир Путин Казан Экспо халыкара күргәзмә үзәгендә узган БРИКС саммитының киңәйтелгән утырышы кысаларында.

Аның әйтүенчә, июльдә Мәскәүдә БРИКС геологик платформасының беренче утырышы узды, бу файдалы казылмалар чыгару һәм разведка өлкәсендә тәҗрибә алмашуны активлаштырырга мөмкинлек биргән.

«Кыйммәтле металлар буенча, шулай ук алмазлар буенча аерым БРИКС платформасын булдыру максатка ярашлы. Чөнки бу базар «Кимберли процессы» сертификациясенең универсаль схемасын урап үтеп, төрле сәүдә киртәләре белән нык җайга салынган», - дип билгеләде дәүләт башлыгы.

  • БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.

    БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә уза. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100